«Яңа ел планетасы буйлап сәяхәт»: бәйге программасы (6+)
10
Декабрь 2021
Җомга
Яңа ел – ул һәрчак бәйрәм. Анда ниндидер бер сихри әкият рухы бар, һәм шунлыктан күпләребез өчен ул иң яраткан һәм ямьле бәйрәм булып кабул ителә. 7 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр 8 нче санлы балалар китапханәсендә яшь китап сөючеләр планетабыз буйлап сәяхәткә кузгалды һәм башка халыклар белән бергә әлеге тылсымлы бәйрәмне «билгеләп үтте»! Дөньяның төрле илләрендәге кызыклы гореф-гадәтләр һәм уеннар белән таныштылар. Күңелле һәм хәрәкәтчән бәйгеләр беркемгә дә ямансуларга һәм тик утырырга бирмәде. Китапханә укучылары барысы бергә Кыш Бабай һәм Кар Кызы турында җыр җырлады. Беркем дә читтә калмады, барысы да киләсе елга җитәрлек бик күп уңай хисләр һәм бәйрәм кәефе алды!
|